Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына ярдәм кирәклеген белгәч, шунда ук «Яшь гвардия» активистлары отряды һәм Нурлат районының "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары ярдәмгә ашыкты.
Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны 2 төркем инвалид Мария Алексеевна Максимовага Яшь гвардиячеләр һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары ярдәмгә килгән. Көрәкләр белән алар тиз арада пенсионер ханымның бакчасын казып чыгып иң күп вакыт таләп итә торган көзге эшне башкарды.
"Иң катлаулы чор – яз һәм көз. Нәкъ менә шул вакытта, кагыйдә буларак, ветераннарга йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм кирәк", - диде тарафдарлар Советы Рәисе Ольга Пакшина.