Нурлатлылар өчен «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге директоры катнашында туры эфир үткәреләчәк

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 21 сентябрь, ВКонтакте битендә 15.00 сәгатьтә (https://vk.com/nurlat.tatarstan) «Киләчәк” балалар иҗаты үзәге директоры Эльмира Бикинеева белән туры эфир узачак.

«Киләчәк» - ул яңа ачышлар дөньясы!» темасына туры эфир барышында түгәрәкләр, түләүле хезмәтләр, балаларның лагерьларда ял итүләре, ничек волонтер булырга, уку елында нинди дәрәҗәле конкурсларда катнашырга ниятләүләре турында сөйләшәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International