Чистайда «Автосессия-2022» республикакүләм машина йөртү осталыгы конкурсының зона этабы узды.
Анда безнең районны аграр техникум студентлары Данил Гусев, Илдар Нуретдинов һәм Рәсим Мөлеков тәкъдим итте. Укучылар бик яхшы әзерлек күрсәтте, нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында 3нче урынны алдылар. Димәк, алар Казанда узачак республика конкурсы финалында чыгыш ясаячак.