Нурлатта ГСВГ берләшмәсе әгъзалары Донбасс хәрби сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыйды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Германиядә хезмәт иткән Совет гаскәрләре төркеме әгъзалары Нурлатта Донбасска җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю акциясен оештырды.

Бу юлы алар госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм җибәрде.

«Без мөһим чарадан читтә кала алмадык. Германиядә хәрби хезмәт узган Совет гаскәрләре төркеме әгъзалары бик активлар, шуңа күрә медикаментлар, җылы әйберләр алу өчен акча җыю турында игълан иткәч, алар шунда ук җавап бирделәр. Кыска гына вакыт эчендә без акча җыйдык һәм бүген госпитальдә дәваланучы сугышчыларга бик кирәк булган дарулар, җылы оекбашлар, җиңел аяк киемнәрен сатып алдык», – дип сөйләде төркем активистлары Рөстәм Әбҗәппаров һәм Булат Мирзаҗанов.

Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, тиздән әлеге медикаментларны Донбасска «Сугышчан туганлык»эзләү отряды әгъзалары илтәчәк.

"Егетләр Донецк һәм Луганск халык Республикаларына беренче тапкыр гына бармый, аларның җирле сугышчылар белән элемтәсе җайга салынган инде. Шәхсән үземнән, безнең оешманың барлык әгъзалары исеменнән аларга инициативаны хуплаулары өчен рәхмәт белдерәм", - дип билгеләп үтте оешма рәисе Ришат Сафиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International