«Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүчеләр Биектауда «Light Cup» ачык турнирында катнашты.
Яңа уку-спорт елының беренче ярышларында Полина Плотникова, Рената Гайнетдинова, Самина Хәбибрахманова һәм Арина Зарипова уңышлы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, аларның барысы да беренче, ике икенче һәм бер өченче урыннарны яулап, медальләргә лаек булдылар.
«Бу юлы безнең команда составына Нурлат спортчылары гына кермәде. Әйтик, Арина Зарипова Аксумладада әбисендә кунакта чакта безнең студиядә шөгыльләнде. Алар җәй буе һәр иртә, хәтта сентябрьдә дә тренировкаларга йөрде. Ә Полина Плотникова бөтенләй Астанадан. Ул Егоркинога әбиләренә ялга кайткан иде. Татарстан медален Казахстанга алып китәчәгенә ышанам. Бездә әле андый әйбер юк иде. Икесе дә максималь рәвештә көчләрен куйды. Алар һәм безнең Нурлат кызлары белән дә горурланам", - диде тренер Зифа Сәгъдиева.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, август аенда «Омтылыш» нәфис гимнастика студиясе беренче юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте. Бу кайбер нәтиҗәләр ясау өчен яхшы сәбәп. Әйтик, 2022 ел башыннан гына да Нурлатның яшь гимнаст кызлары 10 ярышта катнашты, анда 18 алтын, 13 көмеш һәм 11 бронза медаль яуладылар.