Алмаз Әхмәтшин “Дуслык” ("Дружба”, “Туслах”) газетасына язылу кампаниясенә старт бирде

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Валентина Федоровна Петрякова 40 ел район хакимиятендә машинистка булып эшләде. Пенсиягә чыкканына да күп еллар инде. Бүген аның яшь чагына кайту, кабинетка күз салу, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән очрашу һәм чәй өстәле артында сөйләшү өчен менә дигән сәбәп булды – Алмаз Сәлим улы аңа 2023 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу бүләк итте. Традиция буенча район башлыгы өлкән яшьтәге өч нурлатлыга туган телләрендә газетага язылу бүләк итә. 

Чәй өстәле артында очрашу җылы әңгәмә форматында узды. Район башлыгында бу юлы да кунакта-озак еллар төрле тармакларда тырышып хезмәт куйган, авылдашлары һәм якташларының хөрмәтен яулаган кешеләр. Сүз, нигездә, район тормышы, эре проектлар, шәһәр һәм авыл халкының көнкүреше турында барды. Алмаз Сәлим улы кунакларның шәхси тормышы белән дә кызыксынды. Кәкре Күл авылыннан Мөнир Сәмигулла улы Хәлиуллин. Аның авыл хуҗалыгында хезмәт стажы да 40 елга якын. Озак еллар Урта Азиядә яшәп кайтып, туган авылында төпләнә, ике тапкыр хаҗ кыла. Мөнир Сәмигулла улы бүген дә актив тормыш алып бара-ул Алмаз Сәлим улына үз авылының көннәре турында сөйләде, мәчеттә бай тарихлы эшләр алып барылуын да әйтергә онытмады. Шул ук вакытта авыл халкын борчый торган сорауны да күтәрде. 

- Авыл янында күперне төзекләндерергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте ул. 

Сүзгә Аксумлыдан Нина Егоровна Парфенова да кушылды-авылда су мәсьәләсе проблемалы булып тора. Район башлыгы бу мәсьәләләрнең игътибарсыз калмаячагын билгеләп үтте. 

Әңгәмә барышында һәр ветеранның район газетасын күп еллар дәвамында яздыруларын ачыклады. Үзләре дә күп тапкыр аның геройлары булганнар. Әйтик, 42 ел дуңгызлар караган Нина Егоровна өлкә Советы депутаты да булган, хәзер дә эшсез утырмый – җирле «Уксам»фольклор коллективында җырлый. Ә район газетасы дистә еллар дәвамында нәкъ менә шундый актив, эшлекле һәм тырыш кешеләр турында яза. 

- Газетада кирәкле барлык мәгълүмат бар. Анда безнең авыл яңалыклары даими басылып тора. Элек авылдашы Гөлсинә Фәсхетдинова яза иде, хәзер Шәмсегаян Галәветдинованың кызыклы мәкаләләре басыла, – диде Мөнир Хәлиуллин район башлыгына шундый кирәкле бүләк өчен рәхмәт белдерде. 

- Соңгы елларда елына ике тапкыр язылу кампаниясен шундый очрашулардан башлыйбыз. Ветераннарыбызның һәрберсе районканы яратып укулары, аны көтеп алулары, газета укулары алар өчен күңелле вакыйгага әверелүе турында сөйли. Ветераннарны мондый мөмкинлектән мәхрүм итәргә ярамый, - диде Алмаз Сәлим улы, башка җитәкчеләрне дә аның үрнәгенә иярергә өндәп, газетага озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International