Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2022 Бөтенроссия конкурсы финалы узды.
Әлеге конкурсның республика җыелма командасы составына безнең район укучылары да керде. 1нче шәһәр мәктәбе укучысы Чулпан Нугаева һәм Урта Камышлы мәктәбе укучысы Анастасия Миронова 2нче урынны алды. 1нче шәһәр мәктәбенең география укытучысы Рузилә Мусинаны һәм Урта Камышлы мәктәбенең химия укытучысы Федор Мироновны котлыйбыз.