Биредә район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген, 19 сентябрьдә, район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча предприятие, оешма җитәкчеләре белән традицион киңәйтелгән планерка узды.
Нурлат муниципаль районы буенча 2022/2023 елгы җылыту сезонына әзерлек нәтиҗәләре турындагы доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Илнур Бәхтияров чыгыш ясады.
Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре турында сөйләде.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина Нурлат муниципаль районы гомуми белем учреждениеләрендә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында доклад белән чыгыш ясады.
Халыкара өлкәннәр көне декадасын үткәрү кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында Нурлат муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Марина Бильданова чыгыш ясады.
Нурлат муниципаль районы территориясендә 2023 елның 1 яртыеллыгына язылу кампаниясе барышы турында Нурлат районының районара почтамт җитәкчесе Рафиз Ногманов сөйләде.
Агымдагы елның сентябрь аенда районның спорт мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары турындагы сорауны планеркада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева җентекләп яктыртты.
Шулай ук планеркада «Кара Алтын предприятиесе»нең ЦДНГ башлыгы Дмитрий Морозовны тыңладылар. Ул предприятиенең эшчәнлеге турында сөйләде.
Әмзә авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Әнисә Сафиуллина районның авыл җирлекләрендә алып барылган эшләр һәм аларның үсеш перспективалары турында сөйләде.
Планерка бүләкләү белән тәмамланды.