Нефтьчеләр үз территорияләрен төзекләндереп кенә калмыйлар, суның сыйфатын да күз угында тоталар.
Ел саен үткәрелә торган «Татнефть»нең чишмәләр конкурсында катнашулары да традициягә әйләнде. Әлеге бәйге экосистеманы, шул исәптән аның су чыганакларын да кадерләп саклауга юнәлдерелгән.
Бу дүшәмбедә «Татнефть»нең махсус комиссиясе Яңа Иглай авылы янындагы быелдан 1нче ЦДНГ карамагына алынган «Иглай бабай чишмәсе»ндә булып китте. Чишмәнең яңа форматы функциональлеге белән дә, матурлыгы, бирегә килүчеләр өчен алдан кайгыртылган уңайлы шартлары белән дә гаҗәпкә калдырды. Боларның барысы да «Татнефть» гранты кысаларында чыганакны реконструкцияләү ярдәмендә мөмкин булган.
- Узган ел без «Татнефть»нең социаль инициативалар конкурсына Яңа Иглай авылындагы чишмәне төзекләндерүгә заявка бирдек һәм 6 миллион 165 мең сумлык грант оттык, – диде Яңа Иглай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлшат Фәйзуллина, тулы эшләр белән таныштырып.
Ә үзгәрешләр шунда ук күзгә ташлана: капка янында каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык һәм парковка барлыкка килгән. Бөтен территориягә тигез итеп тротуар плитәсе түшәлгән, чишмәнең бары биек наратлар һәм берьеллык чәчәкләрне үз эченә алган яшел зонасында гына юк ул. Тулаем чишмәнең архитектурасы да кызыклы: терраса диварлары, территориянең планировкасы ял итүчеләр өчен уңайлылы атмосфера тудыра, монда эскәмияләр дә урнаштырылган. Чишмәгә якынлашуның ике яктан төшә торган уңайлы баскычлар, хәтта пандус өлеше дә килүчеләр өчен уңайлы. Чишмәдән су алу да бик уңайлы, әйтик, чиләкне тотып торырга кирәкми. Сүз уңаенда, чишмәнең япмасы да яңа, өстәвенә түбәсе дә чирәптән ясалган. Кыскасы, биредә элеккеге чишмәнең бернәрсәсе дә, хәтта коймасы да калмаган. Ләкин конкурс конкурс инде, шуңа күрә комиссия әгъзалары биредәге үзгәрешләрдән зур тәэсирләр алсалар да, үз бурычларын төгәл үтәде.
– Төп критерийлар-территориянең төзеклеге, керү юлларының булуы, су алуның уңайлылыгы һәм, ахыр чиктә, эстетик бизәлеше, – диде «Татнефть» ГАҖнең экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге әйдәп баручы белгече Неля Галиуллина. - Мин монда барлык критерийлар буенча да югары балны бирергә була, дип саныйм, бу иң яхшы объектларның берсе.
Шунда ук «Татнефть-Добыча”ның нефтьне кабул итү-тапшыру үзәге лабораториясе мөдире Альбина Сафина чишмә территориясенә кергәндә урнаштырылган стендындагы күрсәткечләр белән чагыштыру өчен, суны гомуми анализга алды. Әлбәттә, алар чишмә суын да авыз итеп карадылар.
– Искиткеч йомшак, тәмле, - дип билгеләп үтте «Татнефть»нең индустриаль һәм экологик куркынычсызлык үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Хохлов. Чара «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең хезмәткәрләре иҗади коллективының иң яхшы традицияләре буенча узды.
Монда Иглай бабай да бар иде, бу рольне Нурлат ТППОсы рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов башкарды, ә Ришат һәм Алия Җәләловлар, янә үзләренең туй күлмәкләрен киеп һәм әкияти каретадан төшеп, комиссиягә яңа тормыш коручы яшь парларның чишмәгә килү традициясе турында сөйләде.
Җырлар, төрле композицияләр яңгырады. Тулаем алганда, әлеге объект бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте. Аларның иң мөһимен «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең җитештерү буенча идарә башлыгы урынбасары Александр Иванов билгеләп үтте.
– Комиссиянең нинди нәтиҗә чыгаруына да карамастан, бу чишмә безне генә түгел, авыл халкын да, шәһәр халкын да сөендерәчәк, - диде ул. Кешеләр өчен, аларның бәхетен кайгыртып эшләү - бу да «Татнефть» рухында.