«Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе һәм «Россия суы» бөтенроссия акциясе, «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында районның барлык мәгариф оешмалары яр буе территорияләрен чистарту чараларында катнашты.
Иң башта өмәдә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Кирәкле кораллар ярдәмендә берничә сәгать эчендә яр буйлары тәртипкә китерелде.