Алмаз Әхмәтшин урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2022 елның 18 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән урман һәм агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Урман -безнең иң зур табигый байлыкларыбызның берсе дип ышанып әйтә алабыз. Чөнки Нурлат - республикабызның иң урманлы районнарыннан санала, аның территориясенең 47 процентын урманнар били. Ә  районыбыз урманчылары-үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, мактауга һәм хөрмәткә ия булган, күркәм традицияләрне кадерләп саклаучы квалификацияле белгечләр. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларын югары дәрәҗәдә үтәп, алар туган җиребез, анда яшәүче кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге, киләчәге турында кайгырталар.

Урман тармагында хезмәт куючы һәркемгә һәм үз һөнәрләренә тугры калып, гомерләренең күп өлешен әлеге тармакка багышлаган ветераннарга зур рәхмәтләрем һәм хөрмәтемне белдерәм. Сезгә һөнәри уңышлар телим, хезмәтегез куаныч һәм шатлык китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, сабырлык, ныклык, тынычлык, иминлек, игелек телим!

Алмаз Әхмәтшин,

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International