Бүген, 17 сентябрьдә, «Ак Барс» спорт үзәгендә «Бөтенроссия йөгерү көне» «Татарстан кроссы-2022» җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Сәламәт яшәү рәвешен яратучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева мөрәҗәгать итте, ул катнашучыларга җиңел стартлар һәм җиңүләр теләде.
Быелгы ярышларда катнашучыларның күп булуы шаккатырды – Бөтенроссия йөгерү көненә 550 нурлатлы кушылды.
Алар-Нурлат спортчылары, спорт сөючеләр, мәктәп укучылары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, спорт һәм гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары. Катнашучылар арасында «Нурлат-информ»ның машина йөртүчесе Сергей Леуков та бар иде. Ул үз яшь категориясендә 2нче урынны яулады.
"Һәрвакыт спорт белән дус, бүген дә ярышлардан читтә калмадым. Үз нәтиҗәмнән канәгать», – диде Сергей Зиновьевич.
Биредә үк физкультура-спорт чараларын үткәрү кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын да тапшырырга мөмкин иде.
Ярышларда җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм ярышларны оештыручылардан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.