Нурлатта Нурлат районы Кубогына конкур буенча ярышлар үткәрелде

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Бүген Нурлатта җәйге Манеж территориясендә Нурлат районы кубогына беренче ярышлар узды.

Бер ел элек ачылган җәйге манежда мондый ярышлар уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

"Мондый ярышларны инде икенче тапкыр уздырабыз. Әгәр узган ел Манеж ачылу уңаеннан үткәрелсә, быел алар аеруча тантаналы рәвештә узды – конкур буенча район кубогы тапшырылды», – дип уртаклашты ярышларны оештыручыларның берсе Рафаэль Камаев.

Чарага җыелучыларны хөрмәтле кунаклар – Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Самара өлкәсенең ат спорты сөючеләр Федерациясе Президенты Светлана Панова, Самара өлкәсенең ат спорты сөючеләр Федерациясе вице-президенты Александр Рябов һәм башкалар сәламләде.

"Ел дәвамында без күп бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, әмма бүгенгесе Нурлат өчен аеруча мөһим, чөнки Нурлы ат безнең шәһәр һәм район символы булып тора. Бу ярышларны дәүләт тә, муниципалитет та түгел, ә битараф булмаган якташларыбыз үткәрә. Оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм, елдан-ел конкурсның дәрәҗәсе күтәрелер, анда катнашучылар күбрәк булыр дип өметләнәм", - диде Алмаз Әхмәтшин.

Бүген ярышларда районыбызның гына түгел, күрше өлкәләрнең дә төрле яшь категорияләрендә 22 спортчы катнашты. Шуларның берсе Нурлаттан Илина Әфләтунова, ул инде берничә ел ат спорты белән шөгыльләнә.

«Бу ярышлар минем өчен аеруча дулкынландыргыч, чөнки алар туган җирем - Нурлатта уза, икенчедән, аларны оештыручыларның берсе-әтием. Аларга тренерлар белән озак әзерләндем, яхшы нәтиҗәгә өметләнәм», – дип сөйләде яшь спортчы. Аның өчен җан атарга әти-әнисе, энесе Илһам  гына түгел, ә әби-бабайлары, күпсанлы туганнары, сыйныфташлары да килгән.

Җайдакларның нинди көр кәеф белән чыгыш ясавына карап, сокланмыйча  булмый. Күп медальләр комплекты уйнатылды, ә ярышларның төп трофее – Нурлат районы Кубогы өчен көрәш киеренке барды. Илина Әфләтунова, авыр егылганнан соң да, стартка чыгарга көч тапты. Әмма шуңа да карамастан, лаеклы чыгыш ясап һәм җиңүчегә 2 секундтан артыграк кына калышып, 2нче урынны яулый алды.

Барлык призерлар һәм ярышларда җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оештыручылар бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны кайнар чәй, хуш исле пылау, шашлык белән сыйлады, ә тәнәфесләрдә җирле сәхнә осталары үзләренең иҗади номерларын бүләк итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International