Нурлат районының өч авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча эшләр тулысынча тәмамланды

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Тагын 23 авыл җирлегендә эшләр дәвам итә.

Кычытканлы, Фома һәм Яңа Тумба авыл җирлекләре башлыклары бүгеннән үзара салым программасы буенча халык алдында хисап тота ала. Чөнки бу авыл җирлекләрендә агымдагы елга билгеләнгән эшләр инде тулысынча үтәлгән.

- Узган елда үзара салым буенча үткәрелгән җыеннарда халык белән җыелган акчаларны авыл юллары төзелешенә һәм трактор өчен тагылмалы җайланмалар сатып алуга юнәлтергә булдык, – диде Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров. - Үзара салымны бер кешедән 2200әр сумнан җыйдык. Аларга дәүләттән тагын 8800 сум өстәлде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзара салым җыю вакытында читтә яшәүче авылдашлар да булышты. Вакытында җыелган сумма барлык планлаштырылган эшләрне тиз арада башкарырга мөмкинлек бирде. Кычытканлыларны карлы кыш көне быелдан куркытмый, чөнки үзара салым программасы ярдәмендә авыл җирлеге тракторы КУН белән җиһазландырылган. Карлы һәм буранлы көннәрдә ул, читтән ярдәм көтеп тормыйча, урамнарны үз көчләре белән чистартырга мөмкинлек бирәчәк.

Авыл җирлегендә тракторга сатып алынган роторлы чапкыч өчен дә һәрчак эш бар. Кышка кадәр урамнарда, зиратларда биек үләнне чаптырып калдырасылары бар. - Үзара салымның бер өлешен авыл эчендәге юлларны төзү өчен файдаландык. Гомумән алганда, аларның озынлыгы авыл буенча 416 метр тәшкил итә, якын арада аларны да тигезләячәкбез, – диде Фалис Рафикович.

Ялаур авыл җирлегендә үзара салым акчалары быел яңа трактор сатып алырга ярдәм иткән. Бу көннәрдә 2 млн 425 мең сумлык яңа техниканы кайтарганнар.

6 торак пунктны берләштергән авыл җирлегендә әлеге техникага ихтыяҗның никадәр булуын исә чамалавы кыен түгел. Кыш көне урамнарны, кечкенә авыллар арасындагы юлларны кар басып киткәндә  бу техника аеруча кирәк. - Үзара салым акчасына аңа тагылмалы җиһазлар да сатып алырга ниятләсәләр дә, кызганычка каршы, акчаларыбыз җитеп бетмәде әле. Хәзер иганәчеләр белән сөйләшүләр алып барабыз, кышка кадәр кирәкле җайланмаларны да алып куясы иде – ди Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова.

Авыл җирлегенә караган 5 торак пунктта яшәүчеләр үзара салымны 1000әр сумнан җыйганнар. Елаурлылар исә 1760 сумнан кушылган, чөнки быел авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә  яңа стела да төзегәннәр. - Стелага Елаурда һәм Акка авылларында яшәгән 352 сугышчының исемнәре кертелде, территориясен чүкелгән коймалар белән әйләндереп алдык. Хәзер брусчатка түшәү эше калып бара, материалга заказ бирдек инде, кайту белән эшкә тотыначакбыз, – диде Ольга Витальевна.

Елаурлылар әкренләп киләсе елда башкарасы эшләр буенча да планнар төзи башлаганнар. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, алар нигездә юллар төзү белән бәйле булырдыр. Соңгы елларда авыл җирлекләрендә үзара салым акчалары, нигездә, юлларны төзекләндерүгә җибәрелә. Быел 25 авыл җирлегенең 15сендә эшләр тәмамланган инде, бу 60 процент тәшкил итә.

Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы соңгы планеркада урыннарда үзара салым акчаларын вакытында үзләштерергә, эшләрне вакытында тәмамларга һәм шул ук вакытта аларның сыйфатына игътибар итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International