Нурлатлылар Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

2022 елның 17 сентябре, шимбә

Алар яңа продукциянең бай ассортиментын тәкъдим итте.

Бүген Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика башкаласында традицион сезонлы ярминкәләр сезонын ачты.  Фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, кооперативлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казан халкына продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте: ит һәм сөт продуктлары, яшелчәләр, икмәк, ашлык, бал һәм башкалар. Нурлатлылар кунакларны матур бизәлгән павильоннар, шулай ук моңлы җырлар белән каршы алды.

Казанда ярминкәләр сезоны декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International