Быелгы традицион конкурста катнашырга 6 машина йөртүче теләк белдергән. Алар арасында Рөстәм Гатауллин да бар.
«Мин инде 48 ел руль артында, әлбәттә, бераз дулкынлану бар. Әмма шул каушауны җиңеп, барлык конкурс сынауларын уза алдым", - дип уртаклашты ул. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул 1нче урынны алды һәм безнең районны зона этабында тәкъдим итәчәк.
«Бу конкурс ел саен Өлкәннәр көне алдыннан үткәрелә. Ул төрле категориядәге өлкән яшьтәге автомобиль сөючеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән", - дип билгеләп үтте Нурлат районы баш автоинспекторы Денис Агеев.
Конкурс шартлары буенча сынаулар ике этапта узды. Беренчесендә катнашучылар берникадәр вакытка юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте, икенчесендә автодромда махсус күнегүләр: фигуралы йөрү, артка бирү, параллель парковка һәм башка күнегүләрне үтәде.
Ярышта катнашучыларның барысы да конкурсны оештыручылардан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алды.