Алмаз Әхмәтшин Нурлат урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 16 сентябре, җомга

Нурлатта Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты һәм Нурлат урманчылыгы һәм Нурлат урман хуҗалыгы коллективларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Ул районның социаль-икътисади эшчәнлегендә урманчы ролен билгеләде, аларның хезмәтен югары бәяләде. Монда ук Алмаз Сәлим улы Чулпан урманчылыгының участок урманчысы Наил Фәсхетдиновка ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын, шулай ук алдынгы урманчыларга район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев һәм Нурлат урман хуҗалыгы директоры Спартак Еливанов коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап Мактау грамоталары тапшырды. Шунда ук урман тармагы ветераны, 45 еллык хезмәт стажы булган Фәрит Минсалимов та чыгыш ясады.

Тантаналы чара иҗат коллективлары, талантлы башкаручылар чыгышы белән дәвам итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International