Нурлатта республика проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 16 сентябре, җомга

Бүген шәһәрнең 3нче мәктәбендә «Укучы куркынычсызлыгы көндәлеге» республика проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

3нче мәктәп укучылары Вячеслав Литта һәм Руслан Сатдаров узган уку елы дәвамында «Сакла» порталында үз блогларын актив алып бардылар. Ел нәтиҗәләре буенча алар проектның җиңүчеләре дип танылды, аларны грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән билгеләп үттеләр. Ә бүген аларны Нурлат ЮХИДИ бүлеге начальнигы Денис Агеев һәм Нурлат шәһәрендәге «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова котлады.

«Мин ел буе блогымны тырышып алып бардым, виртуаль лейтенант исемен яуладым. Бу бик кызыклы портал, без төрле биремнәр үтәдек, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча олимпиадаларда катнаштык», – дип уртаклашты Вячеслав Литта.

“Бу портал бик кирәк дип уйлыйм, биредә балалар юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәләр һәм ныгыталар, алар белән бергә без дә, ата – аналар да укыйбыз", - дип билгеләп үтте Руслан Сатдаровның әнисе Эльвира Әхәт кызы.

Баш автоинспектор Денис Агеев катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртеп мөрәҗәгать итте. ЮИД отряды әгъзалары яктылыкны кайтаручы элементларның файдасы турында сөйләделәр, балалар белән танып белү видеороликларын карадылар, караоке җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International