13 сентябрьдә социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Терентьева Оксана Генадиевна рәислегендә дару тәэминәте өлешендә федераль һәм региональ ташламаларга ия булган аерым категория гражданнарны социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды.
Әлеге чарада катнаштылар:
-Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы
-Нурлат районында Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе.
-Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Нурлат муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы
-Нурлат муниципаль районында "Гармония" үзәге җитәкчесе
-94 нче үзәк даруханә мөдире
- социаль иминият фондының Нурлат районы буенча 12 нче филиалы белгече
-Социаль хезмәтләр җыелмасы буенча эшче төркем әгъзаларына Нурлат районында яшәүче инвалидлар арасында ташламалы медикаментлар алуга гариза бирү турында аңлату эшләрен активлаштырырга тәкъдим ителде.