Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дип аталган балалар эшләнмәләре конкурсын игълан итә.
Чара яшь буында экологик аң формалаштыру, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максатыннан, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү аша уза.
Конкурс 2 номинациядә үткәрелә: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр, лишайниклар һәм хайваннарны сурәтләү.
Анда республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәгариф учреждениеләре укучылары, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән балалар катнаша ала, дип хәбәр итә биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Эшләр 16 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.