Нурлатның 3нче урта мәктәбендә "Форпост" үзәге хезмәткәрләре аеклык көненә багышланган чара үткәрде

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 13нче сентябрь көнне, «Форпост» МБУ хезмәткәрләре 3нче мәктәп укучылары өчен «Мин алкогольсез тормышны сайлыйм» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде.

Нурлат районы үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Семен Федотов катнашында наркотик һәм психоактив матдәләрнең зыяны турында профилактик әңгәмә узды.

Чара кунаклары укучыларга алкогольнең зыяны, аның физик һәм психологик сәламәтлеккә зарарлы йогынтысы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International