Нурлатта студентлар өчен "Автосессия" узды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүген Нурлат аграр техникумы базасында «Автосессия» республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Традицион конкурс ике этаптан торды: теория һәм практика.

Беренче этапта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест уздылар, икенчесендә – машинаны фигуралы йөртү буенча ярыштылар. Катнашучыларны Нурлат ЮХИДИ бүлеге начальнигы Денис Агеев һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова сәламләде.

Ике этап нәтиҗәләре буенча 1нче урынны 3нче курс студенты Данил Магусев, 2нче урынны Илнар Нуретдинов, 3нче урынны Рәсим Мөлеков алды. Нәкъ менә алар бердәм команда составында безнең районны бәйгенең зона этабында тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International