Нурлатта Җәүдәт Миңнәхмәтов яңа суүткәргеч төзелеше барышы белән танышты

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Нурлат районында яңа су системасы төзелеше агымдагы елның апрель ахырында башланды. Бүгенге көндә зур күләмле эш башкарылган. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә төзелеш барышы белән «Татарстан Республикасы инженер челтәрләренең баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов танышты. Танышу башлангыч ноктадан – Чулпан авылы янындагы су чыганагында башланды.

 

«Хәзерге вакытта Чулпан ятмасында линия өлеше дә, 1000 кубометрлык резервуар да төзелә, бетон эшләрен төгәлләделәр диярлек, резервуарны гидроизоляцияләү буенча эшләре калды. Шулай ук Нурлатта 2000 кубометрга исәпләнгән резервуар төзелә. Линия өлеше буенча Аксумлага барып җиттек, өченче күтәрелеш станциясен төзиячәкбез», – дип белдерде «Альтаир-1» подрядчы оешмасы прорабы Рөстәм Сәлахетдинов.

Аннары Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм Алмаз Әхмәтшин су трассасы буйлап уздылар, Чуаш Мәнҗесе һәм Ерепкино авыллары арасындагы су бүлү камерасын карадылар, шулай ук Нурлаттагы блоклы фильтр станциясендә булдылар, анда су әзерләү станциясе һәм чиста су өчен резервуар төзелә.

«Бу бик җитди объект.Аның бәясе якынча 950 миллион сум. Бүгенге көндә 350 миллион сум акча үзләштерелгән. Тагын 500 миллион федераль акча килергә тиеш. Быел без бу акчаны да үзләштерергә тиеш. Нурлатлылар суүткәргеч төзелешен 30 ел көтәләр. Нурлатта бик яхшы су булачак. Декабрь аена куелган бурычны үтәрбез дип уйлыйм", - диде Җәүдәт Миңнәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International