Кичә Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын бер ветеран Кәкре Атау авылында яшәүче Йосыф Мәхмүд улы Гатауллин вафат булды. Аңа 94 яшь иде.
Йосыф Мәхмүд улы Гатауллин 1927 елның 10 декабрендә туган. 1944 елның декабрендә фронтка алына. Пулеметчы. 358нче запас укчылар полкы составында 1951 елның 15 июленә кадәр хезмәт итә.
Лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында эшли. Хезмәт ветераны. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Бүген Кәкре Атауда ветеран белән хушлаштылар. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов Алмаз Әхмәтшин исеменнән туганнарының тирән кайгыларын уртаклашты.
Авыл аксакалы Йосыф Мәхмүт улын соңгы юлга озатырга Нурлат районының Ветераннар советы әгъзалары, туганнары һәм якыннары, күп санлы авылдашлары җыелды.
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше гомер итә.