Нурлатта ЮИД отрядлары җитәкчеләре киңәшмәсе узды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Бүген Нурлат ЮХИДИ бүлегендә ЮИД мәктәп отрядлары җитәкчеләре киңәшмәсе узды.

Биредә юлда балаларның иминлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Нурлат шәһәрендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова агымдагы елның 7 аенда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, «Игътибар, балалар!» профилактик акциясен уздыру нәтиҗәләре белән таныштырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Денис Агеев 7 ай нәтиҗәләре буенча булган аварияләргә анализ белән таныштырды.

ЮИД отрядлары җитәкчеләре алдында шулай ук МКУ «Мәгариф идарәсе» методисты Альбина Әюпова, ТРда Бала хокуклары буенча Нурлат муниципаль районында вәкаләтле вәкил Алена Кнырева һәм башкалар чыгыш ясады.

«Уку елы башында мондый очрашуларны уздыру инде традициягә әйләнде. Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары отрядлары барлык мәктәпләрдә дә эшли, җитәкчеләре белән бергәләп балалар актив профилактик эш алып баралар», – дип билгеләде Гөлфия Харис кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International