Тәтеш районының Кошки-Новотимбаево авылында чуаш халык бәйрәме «Чуклеме» узды.
Бөек чуваш мәгърифәтчесе И.Я. Яковлевның туган җирендә узган бәйрәмдә Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан килгән иҗат делегацияләре арасында Нурлат вәкилләре дә бар иде.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән Богдашкино мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Алена Николаевна Торгашова бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Нурлат районы Чуваш мәдәният үзәге җитәкчесе Галина Терентьева чуваш милли конгрессының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Чара концерт программасы белән тәмамланды.