Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Нурлатта «Буровик» спорт залында эшләүче сайлау участогы ачылды.
ТР Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәре Советы депутатының 11нче номерлы «Нурлат-Нефтьчеләр»бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулары уза.
"Эш иртәнге 7дә башланды. Участок сайлау комиссиясе составына 12 кеше керде. Сайлаучылар исемлегендә 1226 кеше бар. Иртәнге сәгатьләрдә аеруча активлык күзәтелде. Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар. Әгәр граждан тавыш бирү участогына мөстәкыйль килә алмый икән, ул 2-06-33 номеры буенча 14.00 сәгатькә кадәр шалтырата ала», – дип билгеләп үтте участок сайлау комиссиясе рәисе Альберт Закиров.
Традиция буенча җирле сайлаулар сайлаучыларда да зур кызыксыну уята, чөнки нәкъ менә үз округы депутатына халык үз микрорайонындагы урамнарны, ишегалларын төзекләндерүгә, капиталь ремонтка һәм башкаларга кагылышлы сораулар белән, шулай ук социаль характердагы проблемалар белән мөрәҗәгать итә. Һәм бүген шәһәр халкына төрле партияләр тәкъдим итүче өч кандидаттан үз депутатын сайларга туры киләчәк.
12.00 сәгатькә сайлау участогында 441 сайлаучы тавыш бирергә өлгергән. Тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.