Август аенда чыккан 28 янгынның 11-е коры үләннәр һәм чүп яндыру белән бәйле.
Борчулы статистиканы районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында китерделәр. Соңгы мәгълүматларга караганда, районда быел 86 янгын чыккан.
- Бер кеше һәлак булды, өчесе имгәнүләр алды, – диде комиссия рәисе Рафис Хәмзин. - Статистика шуны күрсәтә: янгыннар гражданнар өчен җаваплылык тоткан җитәкчеләрнең битарафлылыгы нәтиҗәсендә башлана, үләннәр янгын куркынычы сезоны дәвамында, бер дә чабылмый.
Тәнкыйтькә нигез бар: 2021 елның шул ук чорында корыган үләннәр яну белән бәйле нибары бер янгын булган.
Янгын инспекциясе начальнигы Рифкать Йосыпов сүзләренә караганда, барлыгы язгы-җәйге янгын куркынычы чорында район территориясендә корыган үләннәр, яфраклар һәм чүп-чар януы белән бәйле 22 очрак теркәлгән.
– Үләннәрне вакытында чабарга һәм территорияләрне янучан чүпләр һәм калдыклардан чистартырга кирәк, - диде ул һәм шуны искәртте: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта гражданнар РФ КоАПының 20.4 маддәсе 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр – моның өчен кисәтү ясау яисә 5000нән алып 15000 сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган