Нурлат районының барлык сайлау участокларында өстәмә сайлаулар дәүләт гимннарыннан башланды

2022 елның 11 сентябре, якшәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау бара.

 

 

Россия һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан Биккол авылы мәдәният йортында урнашкан 2353нче сайлау участогында да өстәмә сайлаулар башланды, бу аерым патриотлык һәм тантана хисен бирде.  Бүген, бердәм тавыш бирү көнендә, 3нче номерлы Үзәк бермандатлы округка кергән авыл кешеләре дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Биккол авыл җирлеге Советы депутатын сайлыйлар. Бу округка 38 сайлаучы керә. Участок сайлау комиссиясе рәисе Фидалия Бильданова сүзләренә караганда, аларның 5се – өлкән яшьтәге кешеләр – өйләрендә тавыш бирергә теләк белдергәннәр. Керү һәм тавыш бирү вакытында Роспотребнадзорның коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле барлык таләпләре үтәлә.

Сайлау комиссиясе үз эшен иртәнге 7дә башлады. Беренче булып Зөлфия һәм Илшат Закировлар тавыш бирде. Алар Үзәк урамда яшиләр, бу округка керәләр.

"Икебез дә авыл мәдәният йортында эшлибез, шуңа күрә һәрвакытта да авылда гына түгел, районда да барлык чараларның үзәгендә булырга туры килә. Нурлат районында булган уңай үзгәрешләрне күрү шатландыра. Биредә дә халыкның тормышын якыннан белгән депутатлар мөһим роль уйный. Бүген иң лаеклы кандидат өчен тавыш бирәбез", - дип билгеләп үттеләр Закировлар.

Биккол авыл җирлеге Советының депутатлар корпусы 7 депутатны берләштерә. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина билгеләп үткәнчә, депутатлар барлык җитди мәсьәләләрне бергәләп хәл итә.

Искәртеп узабыз, бүген өстәмә сайлаулар Әмзә, Биккол, Киекле, Биләр-Күле, Заречный, Бикүле, Урта Камышлы авыл җирлекләрендә, шулай ук Нурлат шәһәрендә 8 бер мандатлы округ буенча уза.

Тавыш бирүчеләр өчен сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International