Кайнар төшке аш – гадәти нәрсә, әмма, ачыкланганча, һәркем өчен дә түгел икән.
Кайбер өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче нурлатлылар өчен аш пешерү кебек көндәлек мәшәкатьләр дә авырлык тудыра. Кешене ашату, мөгаен, иң гади, ләкин шул ук вакытта кирәкле ярдәм чарасы, дип саный шикәрчеләр микрарайоны мәчете аксакаллары да. Әлеге мәчет каршында ризык тарату пункты ачылуы турында февраль аенда ук язган идек. Бу вакыттан бирле 30лап гаилә башлыча, өлкән яшьтәге һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кайнар, тәмле, ә иң мөһиме, түләүсез ризык белән тәэмин ителә. Дин әһелләренең изге башлангычын күпсанлы нурлатлылар да күтәреп алган, хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтәләр, матди яктан да булышалар. Күптән түгел имам-хатыйб Габделхәмид хәзрәт Рәхмәтуллин волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
- Шалтырату керүгә, без волонтерлар белән шунда ук ярдәмгә ашыктык. Егет-кызларның барысы да ярдәмчел, ризык тарату графигын төзеделәр, кем кайсы көннәрдә килә алуларын билгеләделәр, – дип сөйләде район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы волонтерлар кураторы Румия Фәтхетдинова. Нурлат волонтерларының сафлары әлегә зур булмаса да, алар райондагы барлык эшләрендә һәм башлангычларында бик теләп катнашалар. Һәркайсы мәшгуль – кемдер эшли, укый, бүтән шәхси мәшәкатьләре дә җитәрлек. Әмма башкаларга булышырга вакыт тапмый калмыйлар. Алар мохтаҗ кешенең өйләренә төшке аш белән күңел җылысы, елмаю, теләктәшлек тә алып киләләр.
Нефтьче Артем Кустоватов волонтерлар сафына 6 ел элек кушылган. Эш көннәрендә эшне һәм волонтерлык эшчәнлеген бергә алып бару һәрвакытта да килеп чыкмаса да, аның каравы ял көннәрендә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
- Мохтаҗларга ризыкны беренче тапкыр гына таратырга туры килми, пандемия чорында без калган волонтерлар белән берничә ай дәвамында шәһәр буенча азык-төлек һәм дарулар өләштек. Пенсионерларга хәйрия хезмәте күрсәтү бик кирәк, - ди Артем Кустоватов, үз эшчәнлегенең тагын бер уңай ягын билгеләп: яңа дуслар табу. - Волонтерлык безне фикердәшләр компаниясендәге изге гамәлләргә берләштерә һәм этәрә.
Резеда Елауркина белән Әлфия Билданова атнага берничә тапкыр төшке аш вакытында руль артына утыралар, һәм моны шулай тиеш диеп кабул итәләр. Алар белән без шикәрчеләр микрорайоны мәчете янында очраштык.
“Узыгыз, узыгыз, барыгыз да әзер инде", – дип ризык тарату пунктындагы хатын-кызлар безне елмаеп каршы алдылар, мохтаҗларга төшке кайнар ашны нәкъ менә алар әзерли. Зур өстәлдәге кәстрүлдә, яңа гына пешеп чыккан хуш исле аш, контейнерда пешкән ит, ипи һәм күпсанлы чиста банкалар тора, янәшәдә - пластик тартмалар һәм адреслар исемлеге.
- Бүген исемлектә 13 кеше, тиз өләшеп бетерәчәкбез, күбрәк тә була. Кемгәдер ярдәм кирәк булганда безнең аны күрсәтү мөмкинлегебез бар икән, читтә кала алмыйбыз, - ди Әлфия Билданова.
- Аларның рәхмәт тулы күзләрен күргәндә кичергән хисләрне берни белән дә чагыштырып булмый. Андый мизгелләрдә үз эшчәнлегебезнең юкка булмавын аңлыйбыз, – дип кушылды Резеда Елауркина.
Исемлекнең башында - Раиса Спасова адресы. Еллар узу белән инде бер якка кыйшая башлаган йорт, иске койма... Ә ишек төбендә елмаеп 86 яшьлек хуҗабикә елмаеп тора.
- Волонтерларны көн саен түземсезләнеп көтәм, алар аларның килеп, ярдәм итүләренә күнектем инде. Көләч йөзлеләр, сәламәтлегем турында да сорашалар, соңгы яңалыкларны да сөйлиләр. Яхшы, игелекле кешеләр, - ди волонтерлар турында Раиса Семеновна. - Мин һәрвакытта да шундый түгел идем, шикәр заводында эшләдем, 30 ел «Бал корты» балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләдем, балалар үстердем, ә хәзер менә... Бу сүзләрне әйткәндә гомер юлында авырлыкларны күп күргән ханымның күзләре яшьләнде.
- Яхшы әле, игелекле кешеләр ярдәм итә, пешерүчеләргә дә, ризык китерүчеләргә дә рәхмәт. Бик тәмле, кичә, мәсәлән, рассольник, бүген яшелчә ашы. Үзем болай пешерә алмас идем әле. Ходай Тәгалә барысына да сәламәтлек бирсен, - диде Раиса Семеновна. Резеда Елауркина һәм Әлфия Бильданованың тагын 12 адрес буенча кайнар ризык илтәселәре бар иде әле. “Ашыгырга кирәк, вакыт та аз калып бара, аш та суынырга мөмкин", – дип ашыктылар алар.
Һәм көн саен шулай... Нурлат волонтерлары игелекле гамәлнең тылсымы шунда: аны эшләгәч, син үзең дә күпкә бәхетлерәк буласың, дип саныйлар. Чөнки кешегә ярдәм кулы сузып, аны бәхетлерәк итү бик җиңел бит.