Нурлат бердәмроссиялеләре “Имин юллар" федераль проекты кысаларында чаралар оештырылды

2022 елның 10 сентябре, шимбә

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» вәкилләре һәм тарафдарлар Советы рәисе Ольга Пакшина белән бергә 9нчы номерлы шәһәр мәктәбе укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына викторина үткәрде.  Чара координаторы Сергей Белов булган «Имин юллар» федераль проекты кысаларында оештырылды. Чара ахырында һәр катнашучыга юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм яктылык кайтаргыч элементлар белән буклетлар тапшырылды. Иң активларны бүләкләделәр.

Нурлат "Бердәмроссиялеләре" әлеге партия проектын тормышка ашыруда актив катнаша. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары шулай ук «Чыршыкай» мәктәпкәчә белем учреждениесендә буклетлар тарату акциясен дә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International