2нче шәһәр мәктәбенең 34 укучысы бердәм булып ГТО нормативларын тапшырды.
Яңа уку елы башлану белән районның гомуми белем учреждениеләре укучылары һәм коллективлары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга актив кереште.
Нурлат шәһәрендә ГТО чараларын үткәрү буенча белгеч Дария Белова сүзләренә караганда, уку елы башыннан алып 74 укучы нормативны үтәргә өлгергән инде һәм аларның сафлары якын көннәрдә тагын да тулыланачак.