Биредә 60 тан артык сәүдә ноктасында шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре үз продукциясен зур ассортиментта тәкъдим иттеләр.
Кооператив урамында иртәдән зур җанлану күзәтелде – нурлатлылар традицион сезонлы ярминкәне түземсезлек белән көтп алды. Быел көзге уңыш мул булуы белән куандыра. Гадәттә ташкабакка ихтыяҗ алай ук зур түгел иде, ә бу юлы барысын да саттылар, үзләре дә гаҗәпләнделәр", – дип уртаклашты Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов. Хәер, ярминкәдә иң күп сатылган тауар, бәрәңгедер, мөгаен. Биредә аны 1 килограммын 18 сумнан һәм аннан да кыймммәткәрәк алырга мөмкин иде. Бәрәңгенең бик тиз китәчәген белмәдек, тагын да күбрәк тә алып килер идек», – дип уртаклашты сатучылар.
Ит рәтләрендә дә кеше күп иде. Сыер итен биредә килограммы 400 сумнан башлап, бәрәнне 450 сумга сатып алырга мөмкин иде. «Бәяләрне кулай, хәтта республика авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрдән дә кимрәк куйдык. Халык шактый булса, безгә дә эшләве рәхәтрәк», - диде Киекледән Юныс Зарипов. Хәер, бәяләрне генә түгел, тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын да чагыштыру мөмкинлеге зур булды.
"Ярминкәләргә барам. Алар турында «Дуслык» газетасы аша беләм. Монда барысы да сыйфатлы, күңел теләгән бар да бар. Менә 2 тавык, 10 килограмм ит сатып алдым. Әле китмим, бәрәңге карыйм, тагын помидор һәм кыяр сатып алам», – дип уртаклашты шәһәрдәшебез Наҗия Сабирова.
Имән һәм каен сеюберкеләре, балык, сөт продукциясе, камыр ризыклары, агач һәм куак үсентеләре, кипкән җиләк – җимеш, бал, сырганак, хәтта җиләк-җимеш тә, чыннан да, ярминкәдә күңел теләгәнчә булды.
Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренә старт бирелде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, сезонлы ярминкәләр декабрь башына кадәр даими үткәреләчәк.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да иртә таңнан ассортимент һәм бәяләр белән танышты. Ул сәүдә рәтләре буенча узды, эшмәкәрләр, фермерлар белән аралашты, алар белән бизнесны киңәйтү, продукция сату мәсьәләләре турында сөйләште, шулай ук нурлатлыларның фикере белән кызыксынды. "Без бик канәгать. Нурлатта яшәүче Степан Иванов бер урында һәм төрле күләмдә кирәк булганны сатып алу мөмкинлеген бирүләренә рәхмәт», – дип үз фикерен белдерде.