Шундый исемдәге Акция шәһәрнең үзәк паркында узды, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла алды. Әйтик, җирле Сукырлар җәмгыяте әгъзалары – барлык шәһәр чараларында актив катнашучылар, бер генә акцияне дә калдырмыйлар. Бүген дә, яңгыр яуган һәм җил чыккан булуга карамастан, анда бик теләп катнаштылар. "Без һава торышыннан курыкмыйбыз, саф һавада аралашабыз», – диделәр алар көр тавыш белән.
Участок терапевты Сабина Абдуллина белән алдан билгеләнгән маршрут буенча йөрер алдыннан акциядә катнашучыларга кан басымын үлчәделәр, аннары «Ледок» спорт мәктәбе тренеры Ксения Пушкова җитәкчелегендә алар зарядка ясадылар, теләүчеләр шулай ук ГТО нормаларын да тапшыра алдылар. Шуннан соң күңелле музыка астында паркның җәяүлеләр юлында скандинавия йөреше белән атладылар. Әлбәттә, Сабина Илдусовна аларга болай йөрүнең төп кагыйдәләрен аңлатты.
"Адым ясаганда аяк кулга каршы булырга тиеш. Мускулларның да эшләве өчен куллар артка китәргә тиеш. Арканы 7 градуска алга борабыз, тигез итеп тотабыз. Һичшиксез, башта үкчәгә басарга, акрынлап табан белән басарга. Бу мускул һәм сөяк буын системаларын ныгыта, сулышны торгыза», диде ул.
Аннан соң табиб-терапевт акциядә катнашучылар белән әңгәмә үткәрде, ул аларга скандинавия йөрешенең файдасы, көзге чорда иммунитетны ныгыту турында сөйләде.
"Бу акция инде өченче ел уздырыла, Аның төп максаты-тормыш сыйфатын яхшырту һәм халыкны савыктыру. Шунысы куанычлы, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен сөючеләр бу сәламәтләндерү-агарту чарасына елдан-ел күбрәк кушыла» – диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Эльнара Азизова.