Утырыш эшен Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкләде, анда авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары, хокук саклау органнары вәкилләре һ. б. катнашты.
Көн тәртибендә өлкәннәр арасында да, балигъ булмаганнар арасында да хокук бозуларны профилактикалауга кагылышлы актуаль мәсьәләләр булды. Аларның беренчесе буенча Нурлат районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Гыйзетдинов чыгыш ясады, ул җәмәгать урыннарында, урамнарда кылынган җинаятьләрне кисәтү һәм киметү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм гармонияле шәхес формалаштыру эшен оештыру турында тулырак мәгълүматны яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре начальниклары Румия Фәтхетдинова, мәдәният бүлеге начальниклары Ольга Медникова, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Тимофеева җиткерде. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова һәм «Нурлат РҮХ» ДАССОның табиб-наркологы Семен Федотов алкогольле һәм спиртлы продукциядән агулану очракларына анализ ясадылар. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Алена Кнырева белем бирү мохитенең иминлеген тәэмин итү чаралары турында сөйләде.
Утырышка йомгакны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин ясады, ул барлык катнашучыларның игътибарын профилактик эш вакытында комплекслы, ведомствоара якын килү зарурлыгына юнәлтте.