Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе ведомствоара комиссиясенең районара утырышын үткәрде

2022 елның 9 сентябре, җомга

8нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Чистай территориаль органы 2022 елның 6 аендагы эшчәнлек йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең лелаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең районара утырышын үткәрде.

Онлайн режимда узган чарада Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарының ведомствоара комиссияләре әгъзалары, шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ, «Ак Кремль» һәм «Эфес»сыра кайнату заводлары вәкилләре катнашты.

 

Чара башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов ведомство буйсынуындагы районнарның алкоголь базарындагы, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәзгыятьне бәян итте, һәр районнар буенча уңай һәм тискәре мизгелләрне белдерде. Аннан соң чарада катнашучылар, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре һәм сыра кайнату заводлары вәкилләре чыгышлары тыңланды.

Аерым игътибар җирле базарларда алкогольле продукцияне ваклап сатуның торышын бәяләүнең аерым күрсәткечләре кимү сәбәпләрен ачыклауга һәм аларны яхшырту мөмкинлеге турында фикер алышуга бирелде.

Ахырда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе районнар алдына алкоголь базарындагы вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет бурычлар куйды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International