Нурлат районы башлыгы шәһәрнең социаль әһәмияткә ия объектларында булды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Кичә, 8 сентябрьдә, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин тимер юлчылар скверында булды. Бу юлы Алмаз Әхмәтшинның килү максаты-чын тепловоз урнаштырылачак урынны билгеләү иде. Соңгы елларда тимер юл вокзалы янындагы бушлык микрорайонда яшәүче балаларның да, өлкәннәрнең дә матур ял итү урынына әверелде. Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, сәхнә, йөрер өчен уңайлы тротуарлар ясалды. Әмма бу вакытта да скверны тепловоз урнаштыру өчен әзерлек эшләре бара. Бу бик символик булачак, чөнки Нурлат шәһәре тимер юлга бәйле рәвештә шәһәр буларак үсте. Объектта булган көнне район башлыгы Алмаз Әхмәтшин эш төркеме белән бергә тепловоз урнаштырылачак урынны карады, аны китерү, скверны төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Район башлыгының тагын бер объектта-микрорайонда урнашкан мәчеттә дә булды. Күптән түгел биредә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату өчен кирәкле дини йолаларны үткәрү мөмкинлеге булган бинаны төзекләндерделәр. Дин әһелләре белән бергә елның салкын вакытында йола үткәрү өчен бүлмә төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International