Нурлатта мәчет имамнары авыл җирлекләре башлыклары һәм район җитәкчелеге белән очрашты

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин башлангычында узган «түгәрәк өстәл»нең төп темалары - гошер-садака бүләк итү, район территориясендәге зиратларның торышы.

Тәгълим үзәге һәм шикәрчеләр микрорайоны мәчете каршында оештырылган кайнар ризык тарату пунктлары эше турында да фикер алыштылар, шәһәрдә яңа ачылган мәет юу пункты эшчәнлеге темасына кагылдылар.

Чараның кунагы Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил Зөфәров мондый социаль әһәмиятле эшне югары бәяләде, киләчәктә дә милләтара һәм конфессияара дуслыкны сакларга чакырды.

Балалар өчен эшләп килүче татар телен өйрәнү курслары эше дә уңай бәяләнде.

Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгенең тантаналар залында узган очрашуда Нурлат шәһәре прокуроры һәм район башлыгы урынбасары Линар Маняпов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International