Быел көзге культуралар мәйданы 17125 гектар тәшкил итә.
Бүгенгә көзге культуралар барлык мәйданның 80 процентында чәчелгән.
«Южная»агрофирмасы басуларында да чәчү агрегатлары соңгы гектарларда эшли. Уҗымнар мәйданы быел 3224 гектар тәшкил итә, аларның күпчелеген – 2905 гектарны – бодай, 319ын тритикале били. Соңгысын нигездә яшел азыкка чәчәләр, бер өлеше орлыкка да үстерелә.
Көзге чәчү дә язгы кебек үк җаваплы кампания, шуңа күрә эшне беренче көннән үк ике сменада оештырганнар, орлыкларны алдан әзерлиләр, ашлама турында кайгырталар. Рульдә иң тәҗрибәле хуҗалык механизаторлары булган өч чәчү комплексы җәлеп ителә. Көзге бодай басуларында, әйтик, без Алексей Егорчатов белән Аркадий Тимановны очраттык. Язгы чәчү чорында башыннан ахырына кадәр кырда булган механизаторлар иртәдән төнгә кадәр бу юлы да эшлиләр.
«Быел чәчү бик коры, эссе көннәргә туры килде, яңгырлар булмады. Шуңа да өзеклексез эшләдек. Тоткарлыклар да юк, орлыклар да, ашламалар да вакытында китерелә», – диде Аркадий Анатольевич, чәчү комплексының бункерына калибрланган орлыклар салынган вакытта.
Хуҗалыкның генераль директоры Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, көзге чәчүне вакытында һәм сыйфатлы башкаруга ирешү, һичшиксез, бу эштә мәшгуль булганнарның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Чәчү өчен сыйфатлы орлыклар гына кулланыла.