«Форпост» үзәге хезмәткәрләре «Гражданнарны саклау идарәсе» МКУ директоры Инсаф Хәйруллин белән берлектә 3нче шәһәр мәктәбендә укучылар белән «Үзебезне янгыннан саклыйк» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.
Укучыларга янгын чыкканда гамәлләр тәртибен һәм янгын чыгуы турында нинди номерлар буенча шалтыратырга кирәклеген аңлаттылар. Әңгәмә барышында балалар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм профилактикалау өлкәсендәге сорауларга тулы җаваплар алдылар.