Көзен янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында 73нче янгын сүндерү-коткару бүлеге белгечләре сөйли

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Көз җитү белән үсемлек сабакларын җыеп алганнан соң утильләштерү проблемасы актуальләшә.

Сүз йорт һәм бакча участоклары хуҗаларының көзге уңыш сабаклары турында бара, кипкән бәрәңге сабаклары да шундый ук игътибар таләп итә.

Күптән инде коры үләннәрне, камылларны, башка үсемлек сабакларын яндыруны тыю кертелде. Ләкин кайбер хуҗаларның бу тыюны узып, җиргә күмеп черемәгә әйләндергәнче җыелган коры-сары өемен яндыру теләге туа.

Җылы һәм ачык һава торышы янгын куркынычы дәрәҗәсенең артуына китерә, торак пунктларда янгын чыгу куркынычы арта.

Ваемсыз хуҗалыклар штраф түләргә дә мөмкин.

73нче янгын сүндерү – коткару бүлеге йорт яны участокларында коры үсемлек калдыкларын яндыруга юл куймау турында искәртә.

 

ОПП 73 инженеры Панарин Сергей.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International