Нурлатта юлларда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы эшендә нурлатлылар видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды.

Көн тәртибендә берничә сорау бар иде. Аларның беренчесе буенча Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов чыгыш ясады. Ул 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Әлмәт муниципаль районында аварияләрнең торышы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча инженерлык чараларын гамәлгә ашыру һәм юл-транспорт комплексы оешмаларының 2022/2023 елларның кышкы чорында гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тотуга әзерлеге турында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Марат Хәнифов сөйләде.

Нурлатлылар утырыш эшенә видеоконференцэлемтә режимында кушылды. Республика киңәшмәсеннән соң юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары урында юл хәрәкәте иминлеге буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International