Нурлат укучылары өчен куркынычсызлык дәресләре үткәрелә

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Уку елы башыннан Нурлат районының барлык мәктәпләрендә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән куркынычсызлык дәресләре, акцияләр, викториналар һәм башка чаралар үткәрелә.

Шушы көннәрдә Нурлат шәһәрендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалетдинова берничә мәктәпнең укучылары, шулай ук аларның әти-әниләре һәм педагогик коллективлары белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Мондый чараларның максаты – балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген, өлкәннәргә-баланың юлда тотышын даими контрольдә тоту кирәклеген искәртү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International