Өстәмә сайлаулар 11 сентябрьдә Нурлат районы һәм Нурлат шәһәренең 8 округы буенча узачак.
2022 елның 11 сентябрендә Нурлат муниципаль районында һәм Нурлат шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.
Сайлаулар районның җиде сайлау округы буенча, Әмзә Биккол, Киекле, Биләр - Күле, Заречный Бикүле һәм Урта Камышлы авыл җирлекләрендә, шулай ук Нурлат шәһәренең «Нурлат-Нефтьче» сайлау округы буенча оештырылачак.
Календарь график нигезендә 2022 елның 7 сентябреннән 10 сентябренә кадәр участок сайлау комиссиясе биналарында гражданнарның вакытыннан алда тавыш бирүе оештырылды:
- №2373, адресы: Нурлат районы, Яңа Әмзә авылы, Ленин урамы, 12 (мәдәният йорты бинасы);
- №2353, адресы: Нурлат районы, Биккол авылы, Школьная урамы, 15, литер а (мәдәният йорты бинасы);
- №2365, Нурлат районы, Киекле авылы, Үзәк урам, 1нче йорт (Киекле урта мәктәбе бинасы);
- №2355, Нурлат районы, Зирекле авылы, Школьная урамы, 34, литер Г (мәдәният йорты бинасы)адресы буенча;
- №2357, Нурлат районы, Заречный поселогы, Үзәк урам, 4 (авыл клубы бинасы)адресы буенча;
- №2348, адресы буенча: Нурлат районы, Бикүле авылы, Школьная урамы, 21 (Бикүле төп мәктәбе бинасы);
- №2364, Чияле Алан авылы, Школьная урамы, 5, (Урта Камышлы урта мәктәбе филиалы бинасы);
– №2329, Нурлат ш., Тынычлык ур., 9 («Буровик»спорт залы) адресы буенча.