Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына Нурлат районында яшәүче 3 кеше мөрәҗәгать итте.
ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова чираттагы онлайн-кабул итү үткәрде, анда нурлатлылардан 3 мөрәҗәгать керде.
Мәсәлән, «Вишневая рапсодия» ансамбле солистлары Чияле Аланда авыл клубы өчен музыка аппаратурасы алуда ярдәм сорады. Коллектив әгъзалары аралашудан һәм депутат җавапыннан канәгать калды.
Нурлат шәһәрендә яшәүчене Нурлат үзәк район хастаханәсе стационарының реанимация палатасын җиһазландыруга бәйле мәсьәлә борчый. Бу мәсьәләне аңлатуда баш табиб Айдар Сәгъдиев ярдәм итте.
Кабул итү вакытында адвокат эшчәнлеге турындагы мәсьәлә дә яңгырады.
Людмила Николаевна барлык сайлаучыларны игътибар белән тыңлады. Нәтиҗәдә, бер мәсьәлә эшкә алынды, икесендә – аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.