Нурлатта гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Нурлат муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында мөһим мәсьәләләр каралды.

Утырыш эшен комиссия рәисе район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин җитәкләде.

Беренче мәсьәлә - кипкән үлән һәм чүп-чарга ут кабу, үз вакытында үләннәрне чабып торуның актуальлеге, шулай ук җәйге һәм көзге янгын куркынычы чорына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиткерү турында Татарстан Республикасының Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге башлыгы Рифкать Йосыпов чыгыш ясады.

28 августта шәһәр Советы сессиясендә расланган Нурлат шәһәре территориясен төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре белән КЧС әгъзаларын район Башкарма комитетының Административ-техник бүлеге башлыгы Татьяна Залиашвили таныштырды.

Нурлат районы территориясенә африка дуңгыз чумасын кертмәү турында район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илнур Хәнәфиевне тыңладылар.

Һәр мәсьәлә буенча комиссиянең тиешле карарлары кабул ителде.

Утырыш эшендә КЧС әгъзалары, ZOOM режимында җирле үзидарә башлыклары, идарәче компанияләр, ТИҮ рәисләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International