5 сентябрьдә Казанда “Алга, яшь армиячеләр!” дип исемләнгән республика хәрби-спорт уены узды.
Безнең районнан ярышларда педагог Алексей Тихонов җитәкчелегендә 9нчы шәһәр мәктәбенең яшь армияче отряды чыгыш ясады. Укучылар бик яхшы хәрби-спорт әзерлеген күрсәттеләр һәм гомумкоманда зачетында 1нче урынны алдылар.