Кабул итү 8 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне булачак.
8 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә өлкән буын кешеләрен пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узачак. Нурлатлыларның сорауларына Пенсия фонды һәм Россия Социаль иминият фонды вәкилләре җавап бирәчәк. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана.
Кабул итүгә 2-28-24 телефоны буенча язылырга мөмкин.