Нурлатлылар укучыларның кайнар туклануы турында Роспотребнадзорның кайнар линиясендә белә ала

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.

Роспотребнадзор белгечләре аңлатмалар бирәчәкләр:

- туклануны оештыруда мәктәп администрациясенең роле турында,

- мәктәп яшендәге балалар ничә тапкыр ашарга тиеш,

- укучының тулы рационына нинди ризыклар кирәк,

- сәламәт туклану принципларын үтәү буенча,

- ата-аналар мәктәп туклануын ничек контрольдә тота алалар,

- мәктәптә туклану билгеләнгән нормаларга җавап бирмәсә, нишләргә,

- мәктәптә махсус диета кирәк булган баланы ничек тукландырырга,

- норматив документлар һәм гамәлдәге санитар кагыйдәләр турында нәрсә белергә кирәк.

Консультацияләрне 5 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча: 423040, Татарстан Республикасы, Нурлат ш., Школьная ур., 10 йорт.

8 (843) 45-2-05-38,

8 (843) 45-2-08-83,

+7(843)45-2-19-71, һәм телефон номерлары буенча алырга, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да яңгыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International