Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Хәмзинны медаль белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Рафик улы Хәмзин «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.